Войти
Регистрация
Спроси ai-bota
В
Все
У
Українська література
Г
Геометрия
Д
Другие предметы
Э
Экономика
Г
География
О
ОБЖ
М
Математика
М
МХК
Х
Химия
Қ
Қазақ тiлi
Л
Литература
У
Українська мова
О
Обществознание
Ф
Физика
А
Английский язык
А
Алгебра
И
История
Б
Беларуская мова
Б
Биология
М
Музыка
П
Право
И
Информатика
П
Психология
В
Видео-ответы
Н
Немецкий язык
Ф
Французский язык
О
Окружающий мир
Р
Русский язык
Показать больше
Показать меньше
optymus
20.01.2023 17:58 •
Математика
Рассказ о татарском университете на татарском языке
Ответ:
blackcat18
07.10.2020 10:40
КАЗА́Н УНИВЕРСИТЕТЫ́, илнең иң борынгы югары уку йортларының берсе.
Тарихы
Император Александр I нең 1804 елның 5 ноябрендә кул куйган Устав һәм Раслау грамотасы нигезендә 1805 нең мартында ачыла. Хәзерге Россия терр-ясендә Мәскәү ун-тыннан кала икенче ун-т. 1917 гә кадәр император ун-ты, 1925 тә В. И. Ульянов-Ленин исеме бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы (1955), Ленин (1979) орденнары б-н бүләкләнә. РФ Президенты Б. Н. Ельцинның 1996 ның 30 июль Указы б-н Россия тарихи-мәдәни мирасының аеруча кыйммәтле объектлары дәүләт җыелмасына кертелә.
Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе җирлегендә оештырыла, аның иң яхшы укытучылары (И. Ф. Яковкин, И. И. Запольский, И. И. Эрих) — ун-т укытучылары, ә өлкән сыйныф укучылары студентлары булып китәләр (ш. и. С. Т. Аксаков). К. у. нда Мәскәү ун-тыннан, Мед. -хирургия академиясеннән, руханилар академияләреннән, Германия һ.б. илләрдән чакырылган профессорлар эшли башлый. Баштагы 10 елда укыту планнары һәм программалары эшләнү стадиясендә була, Устав тарафыннан каралган бүлекләр оештырылмый, студентлар саны 45 тән артмый.
1814 тә ун-т рәсми төстә ачыла, составында — әхлакый һәм сәяси фәннәр, физика һәм матем., дәвалау, тел фәннәре бүлекләре була. 1819 да студентлар саны 169 га кадәр арта. К. у. өчен 1819 да Казан уку-укыту округы попечителе М. Л. Магницкий тарафыннан уздырылган ревизия авыр сынау була. Ул уку-укыту эшенең торышын бик түбән бәяли, ун-тны дәһрилек, сәяси фикер хөрлеге, әхлаксызлык приюты («Анда дәһрилек һәм фетнә орлыклары чире хөкем сөрә») дип атый һәм аны ябарга тәкъдим итә. Магницкий эшләгән елларда (1819–25) күп кенә профессорлар ун-ттан эштән җибәрелә (Г. И. Солнцев, И. Е. Срезневский, Е. В. Врангель һ.б.), укыту программасыннан рәсми идеологиягә туры килмәгән бүлекләр төшереп калдырыла, китапханәдән күп китаплар алына; эчке тәртипләрнең катгыйлануы нәтиҗәсендә студентларның саны 110 га кадәр кими. Шул ук вакытта ун-тның бюджеты сизелерлек арта, төп бина төзелә, фәнни тикшеренүләр өчен кыйммәтле җиһазлар булдырыла. Шул елларда талантлы яшь галимнәр Н. И. Лобачевский, И. М. Симонов, Ф. Х. Эрдманның эшчәнлеге башлана. 1825–35 тә 1804 елгы Устав рәсми рәвештә гамәлдә кала, ләкин император Николай I заманында идарәне бюрократлаштыру нәтиҗәсендә ун-т, асылда, автономиясен югалта.
1835 елгы Устав буенча Халык мәгарифе министрлыгы һәм уку-укыту округлары попечительләре тарафыннан ун-тлар өстеннән күзәтчелек итү көчәя, ректорлар һәм гыйльми советларның хокуклары чикләнә, сайлау башлангычлары кыскартыла, катгый дисциплина кертелә. Шуның б-н бергә уку йортының статусы билгеләнә һәм ярдәмче базаны (китапханәләр, обсерваторияләр, лабораторияләр, кабинетлар, клиникалар, типографияләр) финанслау арта. К. у. да 3 ф-т эшли: философия (тел белеме һәм физика-матем. бүлекләре б-н), юридик, мед. 1835 тә тел белеме бүлеге составында Шәрекъ бүлеге (1855 тә Петербург ун-тына күчерелә), 1844 тә юридик ф-тның Камераль разряды ачыла, ул дәүләт милке б-н идарә итү буенча белгечләр әзерли. Фәнни мәктәпләр оештырыла, ләкин ун-тның мәгариф үсешендәге роле ясалма рәвештә түбәнәйтелә. 1840–50 елларда студентлар саны артмый, 300 дән 380 гә кадәр тирбәлә. 1850 елларның 2 нче яртысында ун-т тормышын либеральләштерүгә күчеш сизелә, студентлар кабул итүдә чикләүләр бетерелә, аларның саны тиз арта башлый (1863 тә 600 дән артык кеше), төрле катлау вәкилләренең өлеше 40% ка кадәр арта; студентларның социаль составы буенча К. у. Россиядә иң демократик уку йорты була.
0,0
(0 оценок)
Популярные вопросы: Математика
kfisatidi
09.09.2022 13:02
8,9х+6,7х=7,75+9,3х решите...
NaTaShA0930
03.08.2020 17:47
В фирменном магазине новое платье стоит 7200 рублей. В конце сезона это платье было выставлено на распродажу, где цена на него была снижена до 4500 рублей. На сколько процентов...
maryamra2210
06.11.2021 05:39
21d-18d+3 14a+a+9+4 ответ напиши...
anastasiya258
17.09.2020 08:09
Решите математику как можно скорее !...
stefa4
17.09.2020 08:09
стр 13 номер 6 3 класс 4 часть...
Никита1Рыдченко
26.02.2022 10:24
1255. Өрмекші мен шыбын кубтың қарама-қарсытөбелерінде отыр (8.8-сурет). Өрмекшішыбынға бару үшін кубтың қырымен жәнеоның диагоналымен жылжиды. Өрмекшішыбынға неше нұсқада бара...
МарияLevkivska
14.07.2020 06:29
Решите уравнение :-2x-19=8x+61 Взаранеее большооое...
covik332
14.07.2020 06:29
Когда Василиса Премудрая махнула левым рукавом, из него вылилось 38 ведер воды по 10 литров в каждом. Сколько литов воды вылилось в озеро? Написать дано задачи(решение знаем)...
лерунька7
08.02.2023 13:39
−8(4−a)+3(−2a−2)−7(−9+a). ответ: выражение без скобок (пиши без промежутков, не меняя порядка слагаемых; переменные пиши латинскими буквами) результат после упрощения (первым...
кот883
21.12.2020 00:32
При каких значениях а верно -а а...
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota
Оформи подписку
О НАС
О нас
Блог
Карьера
Условия пользования
Авторское право
Политика конфиденциальности
Политика использования файлов cookie
Предпочтения cookie-файлов
СООБЩЕСТВО
Сообщество
Для школ
Родителям
Кодекс чести
Правила сообщества
Insights
Стань помощником
ПОМОЩЬ
Зарегистрируйся
Центр помощи
Центр безопасности
Договор о конфиденциальности полученной информации
App
Начни делиться знаниями
Вход
Регистрация
Что ты хочешь узнать?