Войти
Регистрация
Спроси ai-bota
В
Все
У
Українська література
Г
Геометрия
Д
Другие предметы
Э
Экономика
Г
География
О
ОБЖ
М
Математика
М
МХК
Х
Химия
Қ
Қазақ тiлi
Л
Литература
У
Українська мова
О
Обществознание
Ф
Физика
А
Английский язык
А
Алгебра
И
История
Б
Беларуская мова
Б
Биология
М
Музыка
П
Право
И
Информатика
П
Психология
В
Видео-ответы
Н
Немецкий язык
Ф
Французский язык
О
Окружающий мир
Р
Русский язык
Показать больше
Показать меньше
Камила77
14.07.2022 14:54 •
Математика
Татарская сказка (оч кыз) три дочери на татарском языке скиньте ссылку мне .
Ответ:
алина3903
03.10.2020 05:59
Борын-борын заманда булган ди, бер хатын. Аның булган, ди өч кызы. Бу хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Менә кызлар буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, ди, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз туган, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан бөрсе китеп та барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына төреклек иткәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урманда хатынның Тиен дусты бар икән, ул шуны дәшеп әйткән:
— Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне бөләргә килсеннәрче, — дигән.
Тиен шундук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, олы кызы җиз ләгәннәр тазартып торадыр иде, ди.
— Һай, — дип әйткән, ди, олы кыз, — бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне тазартып бетерәсем бар иде шул, — дигән, ди.
Тиен моңа бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.
Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук ташбакага әверелгән.
Тиен уртанчы кызга чыгып чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
— Һай, — дигән, — әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул, — дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына яшә! — дигән. Уртанчы кыз шундук үрмәкүчкә әверелгән.
Тиен тәрәзәсен какканда, кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән. Тиен кече кызга әйткән:
— И сөекле бала, — дигән, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар, — диген.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык та аны бик яраткан, ди.
0,0
(0 оценок)
Популярные вопросы: Математика
Савина11
21.08.2022 08:29
Скорость пчелы 50км/ч , а машины 10км/ч! через скок каждый проедет 100км...
Dimaska123
21.08.2022 08:29
Дима, коля, миша, юра, саша играли в шахматы. каждый сыграл по 4 партии. записать все сыгранные партии...
artemka106
21.08.2022 08:29
Масса дыни не мешьше 4 кг но не больше 6 кг.масса арбуза не меньше 8 кг но не больше 10 кг.оцените массу дыни и массу арбуза...
Sapika
21.08.2022 08:29
На первой автомашине было 5 8/25 тонн груза. когда с нее сняли 1 16/25 тонн груза, то на первой машине груза стало меньше, чем на второй на 1 19/25. сколько всего тонн груза было...
nurbibisaidova3
21.08.2022 08:29
Как почитается алесандр невский на курской земле?...
дуажрлвдаддвдабдв
21.08.2022 08:29
65 * х = 13 это уравнения х * 33 =99 60 : х= 12...
hbgggb
03.03.2021 10:00
Длина прямоугольника 1целая 4\20 м,а ширина на 3\20 м меньше длины.найдите периметр прямоугольника...
Ксения200612
03.03.2021 10:00
На соревнования по бегу вася пробежал дистанцию за 1,2 мин,что состовило примерно 5/6 времени , затраченого колей на эту же дистанцию .за какое время коля пробежал дистанцию?...
Дарина55134
03.03.2021 10:00
Запишите наибольшее четырехзначное число делящееся на 6...
Aniri1501
03.03.2021 10:00
Найдите периметр треугольника со сторонами (8) , (6), (9/2)...
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota
Оформи подписку
О НАС
О нас
Блог
Карьера
Условия пользования
Авторское право
Политика конфиденциальности
Политика использования файлов cookie
Предпочтения cookie-файлов
СООБЩЕСТВО
Сообщество
Для школ
Родителям
Кодекс чести
Правила сообщества
Insights
Стань помощником
ПОМОЩЬ
Зарегистрируйся
Центр помощи
Центр безопасности
Договор о конфиденциальности полученной информации
App
Начни делиться знаниями
Вход
Регистрация
Что ты хочешь узнать?